Бурычсыз хокук юк: «Веста» да төркемле дәрес үткәрделәр

2021 елның 19 феврале, җомга

Шушы көннәрдә 7 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Бурычсыз хокук юк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чарада алты балигъ булмаган бала катнашты.

Олыгайган саен бала тирә-юнендәге кешеләр белән төрле мөнәсәбәтләргә керә, алар, үз чиратында, төрле социаль төркемнәргә керә. Шәхес буларак формалашу өчен бала социаль дөньяның бер өлеше булырга тиеш. Дәрес башында белгеч балалар арасында хокукый җаваплылыкны белүгә анкеталау үткәрде, аннары балаларның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Алган белемнәрен ныгыту өчен балалар «Правознайка» уенын һәм төрле ситуацияләр уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International