«Шәфкать» үзәгендә балалар үз куллары белән җимлекләр ясадылар

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең столяр остаханәсендә кошлар өчен җимлекләр ясау буенча ачык дәрес узды. Мондый чаралар хезмәткә сакчыл караш һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияли.

Дәрес башында хезмәт буенча инструктор Нурсил Шәймәрданов балаларга кораллар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы турында искә төшерде. Балалар агачның нинди төрләре булуын кабатладылар, столяр эшләнмәләрне тоташтыру ысулларын, кадакларның күләмен искә төшерделәр. Аннан соң балалар эшкә керештеләр һәм җимлекләр әзерләделәр. Әзер «кош ашханәләрен» балалар агачларга урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International