18 февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә агротерапия дәресе узды.
Дәрестә балалар җир һәм орлык әзерләү технологиясе белән таныштылар, бакча календарен карадылар, орлыклар утырту вакытын билгеләргә өйрәнделәр, чәчәк һәм яшелчә культуралары орлыкларын сортларга аердылар. Практик эшчәнлектә катнашып, балалар чәчәкләрне карау күнекмәләрен алдылар, үсемлекләр үсеше процессы белән таныштылар.
Мондый чаралар балаларны социаль тормышка җайлаштырырга ярдәм итә. Кайберәүләр өчен бу чын хоббига әверелә, чөнки үсемлекләр карау мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә үтемле.