Тәтеш районында сугыш ветеранын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар

2021 елның 20 феврале, шимбә

Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм «Ветеран белән якшәмбе көне социаль проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Н. Е. Мурзаева һәм Е. Н. Таранова Бөек Ватан сугышы инвалиды Иван Николаевич Авдонин янына барып кайттылар. Комплекслы үзәк белгечләренә шулай ук мәктәп укучысы-волонтер Елизавета Макарова да кушылды.

Елизавета ветеранга «Закон һәм яшүсмер» программасы кысаларында үз куллары белән ясалган котлау открыткасы, ә белгечләр социаль хезмәт алучыга истәлекле бүләк тапшырдылар. Иван Николаевич өлкән буын турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International