Кичә Түбән Кама муниципаль районына эшлекле сәфәр кысаларында министр Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булып кайтты.
Э. Ә. Зарипова «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә булып, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары белән танышты.
Шулай ук ведомство башлыгы район социаль яклау бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең хезмәт коллективлары белән очрашты.
