Һөнәри компетенцияләрне арттыру һәм методик ярдәм күрсәтү максатыннан 10 нчы февральдән 10 нчы мартка кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә стационар учреждениеләрнең социаль эш буенча белгечләре һәм җитәкчеләре өчен зональ киңәшмәләр үткәрә.
17 февраль көнне Чистай шәһәрендә «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләрендә озак вакыт карау системасын оештыру» дигән темага чара узды. Киңәшмәдә Республика ресурс үзәге директоры урынбасары Ирина Чигарова, озак вакыт карау системасын координацияләү бүлеге мөдире Оксана Куликова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова, район социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Баулы, Буа, Балык Бистәсе, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән, Чистай муниципаль районнарының стационар учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Елена Четырчинская өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертүнең төп моментларын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта социаль хезмәт алучы 77 кеше озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында дәвалау-тернәкләндерү чаралары белән колачланган.
Министрлыкның Республика ресурс үзәге вәкилләре пилот проектын гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре, стационар учреждениеләрдә системаны оештыруга мультидисциплинар караш булдыру кирәклеге турында сөйләделәр.
Киңәшмәнең гамәли өлешендә «Юлдаш» интернат-йорты белгечләре Елена Малолеткова һәм Анна Михеева оешманың бу юнәлеш буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
Ахырда «Юлдаш» интернат-йорты Министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында озак вакыт карау системасын кертү буенча эшне иң яхшы оештыру буенча республика конкурсында беренче урын өчен бүләкләнде.
