Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр сәнгать сәләтен үстерә

2021 елның 20 феврале, шимбә

Кичә, 19 февраль көнне, Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Яраткан әкият персонажын яса» дип исемләнгән арт-терапия дәресендә катнаштылар. Онлайн-чара «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

Арт-терапия өлкәннәр өчен тормыш белән кызыксынуны саклап калу өчен бик яхшы ысул булып тора. Яраткан шөгыль булмау депрессиягә китерергә мөмкин, бу исә сәламәтлек өчен зарарлы. Төркемле эш вакытында өлкән кешеләр бер-берсе белән аралаша, җан тынычлыгы, шатлык һәм рухлану тоя.

Дәрестә интернат-йорт карамагындагылар бик теләп музыка астында рәсем ясадылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай итеп алар иҗади сәләтләрен, эчке потенциалны үстерделәр, нерв киеренкелегеннән һәм депрессив халәттән арындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International