Лениногорскида социаль эш буенча белгеч һәм волонтер тыл хезмәтчәне янына бардылар

2021 елның 19 феврале, җомга

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль проекты кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм Карина исемле волонтер тыл хезмәтчәне Анна Ивановна Сергеева янына барып кайттылар.

Сугыш башланганда Анна Ивановнага 13 яшь була. Ул кунакларга әтисенең ничек фронтка китүе, ә алар колхозда эшләүләре турында сөйләде. Сугыштан соң Анна Ивановна кияүгә чыга, ире белән бергә Лениногорскига күчеп килә. Шәһәрдә ул 8 нче урта мәктәптә укытучы булып эшли.

Бүгенге көндә Анна Ивановна өйдә социаль хезмәтләр ала. Кунаклар килүенә ул чын күңелдән шат иде, үсеп килүче буынның игътибары аны бик сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International