25 нче февраль көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Тормыш искиткеч!» программасын тормышка ашыру кысаларында тренинг үткәрде. Чара Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
«Мин әни». Йөклелек стадиясендә социаль ятимлекне профилактикалау эшен оештыру, аналары баш тарткан балалар өлешен киметү» социаль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең өлкән сыйныф укучылары арасында иртә йөклелекне профилактикалау эше дәвам итә.
«Үз-үзең белән татулыкта» клубы эше кысаларында Казан шәһәре Яңа Савин районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы тарафыннан социаль адаптациядә кыенлыклары булган балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес-тренинг уздырылды.
Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 25 нче февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Светлана Ежова «Үз гамәлләреңне контрольдә тотуны үстерү» дигән темага дәрес үткәрде. Чарада биш балигъ булмаган бала катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чара кысаларында 2020 елга Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар.
Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда киләсе елда узачак.
Гаиләдә микроклиматны яхшырту максатыннан 20 февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 10 нчы социаль участокта «Үзара аңлашуга юлкүрсәткеч» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 10 ата-ана катнашты.
24 нче февральдә Югары Ослан муниципаль районында караучысызлыкны кисәтү системасы субъектлары белгечләре тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган һәм ведомствоара учетта торучы гаиләләргә ведомствоара рейд оештырылды.
Шушы көннәрдә Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тегү эше» юнәлеше буенча чираттагы хезмәт тернәкләндерү буенча дәрес узды.