Министрлыкта 2020 елга өстенлекле бурычларны гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чара кысаларында 2020 елга Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар.

Утырышта Министрлык җитәкчелеге, ТР Президенты Аппараты, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлар катнашты. Чара Zoom платформасында, видеоконференция форматында узды.

Исегезгә төшерәбез, узган ел, ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, экспертлар һәм Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2020 елда ТР Хезмәт министрлыгы өчен өстенлекле дип танылган 7 максат билгеләнгән иде.

2020 елда Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән тулырак https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2020-god.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International