«Мин әни». Йөклелек стадиясендә социаль ятимлекне профилактикалау эшен оештыру, аналары баш тарткан балалар өлешен киметү» социаль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең өлкән сыйныф укучылары арасында иртә йөклелекне профилактикалау эше дәвам итә. Әлеге проект 2019 елда Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды грантына ия булган иде.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре А. А. Зарипова һәм А. И. Харисова өлкән сыйныф укучылары белән төркемле интерактив дәрес уздырдылар. Чара предметларны тирәнтен өйрәнүле 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Яшүсмер кызлар яшүсмерләр чорындагы яшь үзгәрешләре, җенси мөнәсәбәтләрнең мөмкин булган нәтиҗәләре, вакытсыз йөклелектән саклану чаралары һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләр турында белделәр. Тематик видеоролик караганнан соң, игълан ителгән тема буенча актив фикер алышу булды.
Проект җитәкчесе Альмира Зарипова сүзләренә караганда, кызлар иртә җенси мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәләрен аңлый. Үзләре өчен максатларын билгеләгәннән соң, алар иртә әни булуның моңа комачауларга мөмкин булуын төгәл аңлыйлар. Аларны хаталардан саклау өчен, профилактик эш алып бару бик мөһим.