«Өмет утравы» үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинеты уңышлы эшләп килә

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тегү эше» юнәлеше буенча чираттагы хезмәт тернәкләндерү буенча дәрес узды. Дәрес барышында социаль эш буенча белгеч Ариадна Войтко тегү машинасында эшләгән вакытта куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрде, шулай ук кисү һәм тегү буенча мастер-класс күрсәтте.

Хезмәт тернәкләндерү кабинеты эшчәнлеге гаиләләрне үзмәшгульлеккә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга мотивацияләүгә юнәлдерелгән. Мондый дәресләр яңа күнекмәләр алуга, шулай ук гаиләнең көнкүреш бурычларын һәм ихтыяҗларын хәл итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International