25 нче февраль көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Тормыш искиткеч!» программасын тормышка ашыру кысаларында тренинг үткәрде. Чара Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Тренинг балаларның эчке көчләрен яңадан торгызуга юнәлдерелгән иде. Укучылар ресурсларның нәрсә икәнен белделәр, эчке көчләрне торгызуның төп ысулларына өйрәнделәр. Шулай ук психолог катнашучыларга «Минем казанышларым», «Уч төбе», «Кем бу?» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте, алар конфликтларны хәл итә белү сәләтен үстерүгә, тормыш авырлыкларын һәм проблемаларын җиңеп чыгү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Төркемле дәрестә төрле категория гаиләләрдән 21 балигъ булмаган бала катнашты.