Югары Ослан районында гаиләләргә профилактик чыгулар дәвам итә

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

24 нче февральдә Югары Ослан муниципаль районында караучысызлыкны кисәтү системасы субъектлары белгечләре тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган һәм ведомствоара учетта торучы гаиләләргә ведомствоара рейд оештырылды.

Комиссия составына Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Г. Ф. Камалетдинова, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор А. Р. Колезнева, Хокук тәртибен саклау җәмәгать пунктының әйдәүче белгече Р. Р. Аблеев, Югары Ослан районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы баш белгече С. Н. Сураева, район социаль яклау бүлеге начальнигы И. П. Алеева һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э. Р. Сафиуллина керде.

Янгыннар килеп чыгу очраклары ешаю сәбәпле, комиссия гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерде, янгынга каршы инструктаж үткәрелде, шулай ук автоном янгын хәбәрчеләренең эшчәнлеге тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International