«Веста» үзәге психологы балаларны үз гамәлләрен контрольдә тотарга өйрәтә

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 25 нче февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Светлана Ежова «Үз гамәлләреңне контрольдә тотуны үстерү» дигән темага дәрес үткәрде. Чарада биш балигъ булмаган бала катнашты.

Дәреснең максаты – социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар арасында социаль яктан яраклы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру.

Үзләренең начар гадәтләрен һәм тискәре сыйфатларын аңлау өчен төркемдә катнашучы һәр кеше «Кыек көзге» биремен үтәде. Балалар үзләренә карикатура ясадылар. Портреты иң мәзәк булган бала җиңүче дип танылды. Шуннан соң балалар «Шундый төрле явызлык» биремен үтәделәр, ул кешеләр арасында агрессив тәртипнең төрле формаларын язудан гыйбарәт иде. «Алмаштыр» биреме балалар аңында уңай сыйфатларны активлаштыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International