Гаиләдә микроклиматны яхшырту максатыннан 20 февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 10 нчы социаль участокта «Үзара аңлашуга юлкүрсәткеч» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 10 ата-ана катнашты.
Дәрес гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерүгә һәм, кирәк булган очракта, үзгәртүгә юнәлдерелгән иде. Катнашучылар якын кешеләр белән аралашуда төрле авырлыкларны өйрәнүгә юнәлдерелгән «Гадәти булмаган ысул белән исәнләшү», «Балачакта исем», «Минем мәхәббәт үзәге», «Поездда бару», «Күңелемнең картасы» күнегүләрен үтәделәр. Бергә алар төрле тормыш хәлләреннән чыгу юлларын эзләделәр. Бу тренингта катнашучыларның катлаулы, буталчык мөнәсәбәтләрен уен формасында карарга һәм ата-аналарга катгый булмаган формада киңәшләр бирергә мөмкинлек бирде.
