Рөстәм Миңнеханов: Махсус Олимпиада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөнәсәбәтне үзгәртергә ярдәм итәчәк

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда 2022 елда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Казан шәһәре Думасының бишенче сессиясендә белдерде.

«Махсус Олимпиадага әзерлек буенча зур эш башкарасы бар. Күләме буенча ул Универсиада кебек үк түгел, әмма монда караш та башка. Без мондый кешеләргә бөтен ил өчен үрнәк булырлык яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш. Мондый авыр хәлдә калган гаиләләргә мөнәсәбәт башка булырга тиеш. Һәм бу Олимпиада аны үзгәртергә ярдәм итәчәк», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мөмкинлекләре чикле балаларны калдырмаган һәм аларның тормышларын тулы, рәхәт итәргә тырышкан ата-аналар зур хөрмәткә лаек. «Бу бик авыр хезмәт. Һәм без дә максималь ярдәм күрсәтергә тиеш. Безнең һәрберебез бу эшкә нинди дә булса өлеш кертергә тиеш», – дип билгеләп үтте ул.

Республика җитәкчесе шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инфраструктура объектларының уңайлылыгына игътибар итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International