ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек саклау технологияләренә зур игътибар бирелә. Алар балаларның сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга, хәрәкәт активлыгын, хәрәкәтләрне координацияләүне, физик чыдамлыкны үстерергә ярдәм итә.

Тапшыруга балалар чакырыла, алар һөнәри эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үз көчләрен сынап карый алачак.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Элеонора Фәтхуллина «Ә сезнең кулдан киләме?» челленджы оештырып, һәр тәрбияләнүченең индивидуальлеген ача алды.

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең бәйрәм яллары бик кызыклы үтте.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ел саен «Аҗаган» хәрби-патриотик уены уза. Бу ел да искәрмә түгел.

«Мин һәм сәламәтлек» модуле кысаларында Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Юлия Лунева балигъ булмаганнар белән «Тәмәке тарту һәм аның зыяны» дигән фильм карау оештырды. Шулай ук дәрес кысаларында яшүсмерләр анкета уздылар һәм никотинның зыяны турында плакат ясадылар.

24 февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бала хокуклары һәм бурычлары иленә сәяхәт» дигән хокукый тәрбия чарасы узды.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар кунакларга һәрвакыт шат. 24 февральдә үзәккә кунакка «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге педагоглары килде.

20 февраль көнне «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хезмәт фронтында катнашучы Елизавета Григорьевна Михайловага бардылар.


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

«КАМАЗ» ГАҖ «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» милли проектында катнашучы Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең «Инвестицион проект» хезмәте нәтиҗәсендә 368 вакансияне япты. «КАМАЗ»ның 557 хезмәткәре өстәмә һөнәри белем алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International