ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашуын оештырдылар.

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлекнең мәдәни оештыручысы Людмила Пинчук «Рыцарский турнир» дип исемләнгән ярышлар үткәрде. Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

26 февраль көнне Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган балалар өчен мастер-класс узды.

25 февральдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. 

Эмоциональ януны кисәтү «кеше-кеше» системасында эшләүче кешеләр өчен аеруча актуаль булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тиешле чаралар даими рәвештә үткәрелә.

Февраль аенда Кукмара районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Зур Кукмара һәм Зур Сәрдек авыл җирлекләрендә арт-терапия дәресләре үткәрделәр. Чаралар белән 12 социаль хезмәт алучы колачланды.

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт программасы оештырылды. Аны «Лейся, песня» түгәрәгендә катнашучылар һәм учреждение хезмәткәрләре әзерләде.

Балигъ булмаганнар арасында социаль-тискәре күренешләрне булдырмау максатыннан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль участокларда яшүсмерләр белән профилактик эш алып баралар.

«Демография» милли проектын һәм «Театр осталыгы» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен күләгә театры оештырылды. Бүген интернат-йортта «Маша һәм аю» әкиятенең премьерасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International