«Үз-үзең белән татулыкта» клубы эше кысаларында Казан шәһәре Яңа Савин районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы тарафыннан социаль адаптациядә кыенлыклары булган балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес-тренинг уздырылды.
Дәреснең максатлары: әйләнә-тирә мохит белән нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру, стресслы хәлләрне кисәтү, катнашучыларның ресурсларын мобилизацияләү.
Тренинг барышында балигъ булмаганнар белән «Кыйммәт буларак аралашу» дигән темага дискуссия үткәрелде, рольле уен ярдәмендә конструктив коммуникатив үз-үзеңне тоту алымнары каралды. Үз-үзең белән аралашуга аерым игътибар бирелде. Үз ресурсларын мобилизацияләү, ирекле үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыру өчен балалар сулыш алу күнегүләрен, медитатив техникалар кулланып күнегүләр үтәделәр. Соңыннан, эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен, психолог «Куркынычсыз урын» дигән релаксация үткәрде.
Дәрес катнашучыларның психик сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга ярдәм итте.