ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

26 февраль көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең ярымстационарында социаль хезмәт алучылар өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар оештырылды. Алар балалар һәм аларның әти-әниләренең уртак эшен оештыруга, тормыш күнекмәләрен һәм шәхес һәм гаиләнең ресурс потенциалын актуальләштерүгә юнәлдерелгән иде.

25 нче февраль көнне балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү буенча «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге закон белән каршылыклары булган сигез яшүсмер өчен хоккей матчына бару оештырды.

Югары Ослан муниципаль районында эшмәкәр Антонина Севастьянованың иганәчелек ярдәме белән балигъ булмаган балалар тәрбияләүче дүрт ялгыз ата азык-төлек җыелмалары алды.

Балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар белән чираттагы дәрес узды. «Нәрсә ул гаеп? Нәрсә ул җаваплылык?» темасына чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталья Кудряшова үткәрде.

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре республика яшүсмерләр китапханәсе белән берлектә «Бөек кенәз Александр Невский» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү дәресе үткәрделәр. Чара әлеге күренекле шәхеснең 800 еллыгына багышланган иде.

Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү аша патриотик тәрбия бирү буенча «Ватан синнән башлана» программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ольга Бывальцева һәм Наталья Кудряшова белән берлектә хәрби комиссариатка бардылар.

25 февраль көнне Түбән Кама районының 13 нче социаль участогында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган дәрес үткәрде. Әлеге чарада 21 балигъ булмаган бала катнашты.

21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тематик чара уздырды. Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Гаилә белән бергә укыйбыз» дигән флешмоб узды. Анда социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр катнашты.

25 нче февраль көнне Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Милли костюмнар» дигән темага рәсем конкурсы оештырдылар.

Бүген, 26 февральдә, Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге, «Шаг навстречу» системалы карарлар үзәге һәм җинаять-башкарма инспекциясе арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән, шулай ук шартлы рәвештә хөкем ителгән гражданнарны нәтиҗәле ресоциальләштерүне гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру буенча фикер алышуга юнәлдерелгән чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International