Балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар белән чираттагы дәрес узды. «Нәрсә ул гаеп? Нәрсә ул җаваплылык?» темасына чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталья Кудряшова үткәрде.
Дәреснең максатлары яшүсмерләрдә хокукый грамоталылык һәм аңлы әхлакый тәртип формалаштыру, эш-гамәлләрнең нәтиҗәләрен фаразлый белү сәләтен үстерү иде. Яшүсмерләргә гаепнең, җаваплылыкның нәрсә икәнлеген аңлаттылар, гаеп формалары һәм җаваплылык төрләре турында сөйләделәр. Балалар конкрет хәлләрне карауда актив катнаштылар һәм хаталарны бергәләп анализладылар, катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын таба алдылар.
Дәрес ахырында яшүсмерләргә «Балигъ булмаганнарның җаваплылыгы» дигән белешмәлек тапшырылды.