Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү аша патриотик тәрбия бирү буенча «Ватан синнән башлана» программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ольга Бывальцева һәм Наталья Кудряшова белән берлектә хәрби комиссариатка бардылар.
Экскурсияне һәм балалар белән әңгәмәне хәрби комиссар Сергей Владимиров үткәрде. Ул балаларны хәрби комиссариат һөнәрләре белән таныштырды, армиягә чакырылу вакыты җитмәгән яшьтәге егетләргә учетка кую кагыйдәләре, югары уку йортына кергән очракта хәрби хезмәткә чакырылуны кичектереп тору мөмкинлекләре, контракт буенча хәрби хезмәт турында сөйләде. Балалар хәрби белгечлекне ничек алырга мөмкин икәнлеген, хәрби хезмәткәрләрнең мөмкинлекләре һәм перспективалары һәм хәрби һөнәрнең дәрәҗәсе турында белделәр.