«Өмет утравы» балалар рәсемнәре конкурсы оештырды

2021 елның 26 феврале, җомга

25 нче февраль көнне Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Милли костюмнар» дигән темага рәсем конкурсы оештырдылар. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

«Милли костюм – ул кием генә түгел, ул һәр милләт өчен горурлык предметы. Һәр деталь төс, форма һәм орнамент теле белән үз халкының мәдәни үзенчәлекләре турында сөйли», – дип сөйләде балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре. Конкурс ярдәмендә балалар рус һәм татар милли костюмнарының үзенчәлекләре белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International