25 нче февраль көнне балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү буенча «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге закон белән каршылыклары булган сигез яшүсмер өчен хоккей матчына бару оештырды.
Боз сарае фойесында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме оештырылды. Ул ел саен февраль аенда Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда хәрби һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәгәннәр истәлегенә үткәрелә.
Яшүсмерләр дә акциядә катнаштылар һәм уенга Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары портретлары белән килделәр.
Әлеге чараның максатлары яшүсмерләр хоккейын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, ватанпәрвәрлек һәм ил тарихына карата хөрмәт тәрбияләү иде.