21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тематик чара уздырды. Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Гаилә белән бергә укыйбыз» дигән флешмоб узды. Анда социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр катнашты.
Чараның максатлары: туган телгә хөрмәт тәрбияләү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапларның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру.
Әти-әниләр бу акцияне бик теләп хуплады. Күп кенә гаиләләрдә инде мондый традиция, яраткан гаилә авторлары бар. Флешмобта катнашучылар бергәләп уку – ата-аналар һәм балалар арасында бик җылы аралашу, дип билгеләп үттеләр. Социаль челтәрләрдәге үз битләрендә алар әлеге матур гаилә традициясен сурәтләгән фоторәсемнәр урнаштырдылар.