25 февраль көнне Түбән Кама районының 13 нче социаль участогында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган дәрес үткәрде. Әлеге чарада 21 балигъ булмаган бала катнашты.
Белгеч сөйләвеннән балалар Андрей Сахаровның тормышыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, аның ихтыяр көченә, акылына һәм кыюлыгына сокландылар. Шулай ук дәрестә катнашучылар шәхес һәм үз иленең лаеклы гражданины булу өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында да уйладылар. Һәркем үз фикере белән уртаклашты.
Дәрес балаларда Россиянең бөек кешеләре белән кызыксынуны арттыруга, танып-белү активлыгын һәм кызыксынучанлыкны үстерергә мөмкинлек бирде.