Югары Ослан муниципаль районында эшмәкәр Антонина Севастьянованың иганәчелек ярдәме белән балигъ булмаган балалар тәрбияләүче дүрт ялгыз ата азык-төлек җыелмалары алды. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан аларга бүләкләрне «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тапшырды.
Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балигъ булмаган балалар әтиләрен үз куллары белән ясаган бүләкләр белән сөендерделәр.