Казанда яшүсмерләр өчен мәгълүмати танып-белү дәресе үткәрелде

2021 елның 26 феврале, җомга

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре республика яшүсмерләр китапханәсе белән берлектә «Бөек кенәз Александр Невский» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү дәресе үткәрделәр. Чара әлеге күренекле шәхеснең 800 еллыгына багышланган иде.

Чарада аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар катнашты.

Дәрес барышында балалар булачак полководецның туу тарихы, балачак һәм үсмерлектән кызыклы фактлар белән таныштылар, кенәз Александр Невскийның сугышчан батырлыклары һәм җиңү алып килүче тарихи бәрелешләре турында белделәр.

Соңыннан балалар оештыручыларга танып-белү очрашуы өчен рәхмәт белдерделәр һәм чарадан алган тәэсирләрен кәгазьдә рәсемнәр рәвешендә сүрәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International