ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Һөнәри юнәлеш бирүче калейдоскоп. Минем хыялым һөнәре» программасын тормышка ашыру кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче дәрес узды.

Патриотик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Аҗаган» хәрби-патриотик уены узды. Чараны тәрбияче З. Т. Камалов оештырды.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» социаль-гуманитар проекты кысаларында 4 март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары акция уздырдылар. 

5 нче март көнне Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы балалар белән берлектә «Без хатын-кызны данлыйбыз» дигән акция оештырдылар. Аның максаты тыл хезмәтчәне Татьяна Григорьевна Новиковага кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү иде.

Дөнья картинасын формалаштыру буенча дәресләрдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Курносики» төркеме балалары зур кызыксыну белән эзләнү-тикшеренү эшен алып баралар.

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы яшүсмерләр арасында тәмәке тартуга психологик караш турында анкета үткәрде. 1 нче социаль участокта узган чарада 60 балигъ булмаган бала катнашты.

Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча проект тормышка ашырыла.

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшүсмер» клубының чираттагы дәресе бәйрәм композициясе ясауга багышланган иде.

5 март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина рәсем конкурсы үткәрде.

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм узды. Чараның максаты үсеп килүче буын алдында аналык институтының абруен һәм әһәмиятен арттыру иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International