«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» социаль-гуманитар проекты кысаларында 4 март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары акция уздырдылар. Чара 12 нче социаль участокта узды. Акциянең максаты – өлкән кешене Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау, сугыш балаларына карата хөрмәт тәрбияләү.
Волонтерлар һәм Әлфирә Юнысова Александра Ивановна Грибова янына бардылар. Балалар аны бәйрәм белән котладылар, үз куллары белән ясалган открыткалар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар. Александра Ивановна рәхмәт сүзләре белән котлаулар кабул итте. Ул балаларга үзе турында, сугыш вакытында тормышы турында сөйләде.
Очрашу волонтерларда күп кенә күңелле хатирәләр, уңай эмоцияләр калдырды һәм игелекле гамәлләр кылу теләге уятты.