Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм узды. Чараның максаты үсеп килүче буын алдында аналык институтының абруен һәм әһәмиятен арттыру иде
Балалар әти-әниләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, тематик уеннарда катнаштылар. Әниләре белән бергә тәрбияләнүчеләр кызыклы конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар – һәр гаилә бердәм командага әверелде.
Бәйрәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды. Чараның һәр катнашучысы бик күп уңай тәэсирләр һәм алга таба тернәкләндерү процедураларын узу өчен яхшы кәеф алды.