Биектау районы яшүсмерләре тәмәке тартуга карата үз карашларын белдерделәр

2021 елның 9 марты, сишәмбе

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы яшүсмерләр арасында тәмәке тартуга психологик караш турында анкета үткәрде. 1 нче социаль участокта узган чарада 60 балигъ булмаган бала катнашты.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшүсмерләрнең 2 % ы тәмәке тарта, анкета үтүчеләрнең 89 % ы тәмәке кулланмаска карар кабул иткән. Шул ук вакытта балигъ булмаган балаларның 11 % ы аерым очракларда тәмәке тартуын таныды. Яшүсмерләр фикеренчә, тәмәке стрессны төшерергә мөмкинлек бирә – сораштырылучыларның 34 % ы шулай уйлый, яңа хис-кичерешләр бирә (16 %), 5 % очракта, яшүсмерләр фикеренчә, тәмәке тарту егетләр һәм кызлар арасында аралашуны җиңеләйтә.

Анкета нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр белән «Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу» дигән әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International