«Гармония» үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади дәресләр үткәрелә

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшүсмер» клубының чираттагы дәресе бәйрәм композициясе ясауга багышланган иде.

Социаль педагоглар җитәкчелегендә хезмәт алучылар кәгазь стаканчиклардан һәм джут җепләреннән кәрҗиннәр ясадылар, аларны атлас тасмалар белән бизәделәр. Әзер кәрҗиннәрдә бизәнү әйберләре, кәнфит һәм башка вак-төякләрне сакларга яки аларны чәчәкләр өчен ваза буларак кулланырга була.

Дәрес барышында балалар әниләренең мондый бүләккә ничек сөенүләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International