Минзәлә районы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләре үз тәрбияләнүчеләре белән бергә «Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятен сәхнәләштерделәр. Бу әкият – балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе, ә кәҗә җырын нәниләр кечкенәдән белә һәм җырлый.
6 март көнне волонтерлар Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучыларын Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Чираттагы хәйрия визитын «С Верой в будущее» ХФ оештырды.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасын актив һәм уңышлы кулланалар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республиканың социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен котлаулар, концертлар һәм бүләкләр оештыралар.
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы ирекле вакцинацияләү дәвам итә. Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре прививканы беренчеләрдән булып ясаттылар.
Бүген Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова 94 яшьлек тыл ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны Саимә Гариповага барып кайттылар.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә декоратив открыткалар ясау буенча мастер-класс узды. Чара кулларның вак моторикасын һәм хуҗалык-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 225 статьясы нигезендә барлык оешма хезмәткәрләре дә хезмәтне саклау буенча укулар һәм хезмәт саклау таләпләрен белүләрен тикшерү узарга тиеш.