«Асылташ» приютында яшь галимнәр тәрбияләнә

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Дөнья картинасын формалаштыру буенча дәресләрдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Курносики» төркеме балалары зур кызыксыну белән эзләнү-тикшеренү эшен алып баралар.

Мәсәлән, 6 март көнне приютта «Пластмасса дөньясында» дигән темага дәрес узды. Чара яшь галимнәргә чагыштырма анализ нигезендә пластмасс предметларының үзлекләре турында мөстәкыйль фикер йөртергә ярдәм итте. Тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп импровизацияләнгән лабораториядә берничә тәҗрибә үткәрделәр. Иң тырыш һәм булдыклы балалар «Асылташ» приютының яшь галиме» дигән язулы бейджиклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International