5 нче март көнне Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы балалар белән берлектә «Без хатын-кызны данлыйбыз» дигән акция оештырдылар. Аның максаты тыл хезмәтчәне Татьяна Григорьевна Новиковага кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү иде.
Тимурчылар өй җыештырырга, савыт-саба юарга, бүлмә гөлләренә су сибәргә, йорт яны юлларын кардан чистартырга булыштылар. Бәйрәм уңаеннан тыл хезмәтчәненә котлау открыткасы тапшырылды. Татьяна Григорьевна балаларга кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтле иде һәм аларны чәй һәм тәм-томнар белән сыйлады.
Гаилә белән эшләү белгече О. А. Бывальцева билгеләп үткәнчә, кайчакта өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм генә түгел, ә игътибар кирәк, ә тимурчылар өлкән буынга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.