ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. «Игелек буыны» отрядының өч волонтеры катнашында чара 12 нче социаль участокта узды.

Балигъ булмаганнарга һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Уңышка юл» дәресләр циклы кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «LA FAMIGLIA» рестораны шеф-пешекчесе А. А. Лаптев белән бергә кулинар мастер-класс оештырдылар. Чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

2021 елның 10 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 29 414 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 635 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,45 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 568 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 136 кешегә кимрәк.

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен бүләк – видеоязма әзерләделәр. Анда учреждение хезмәткәрләренең балалары татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыйлар.

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы кысаларында Казанның Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Әгәр кешеләр дус булса, телләр дә дус» дигән төркемле дәрес оештырдылар. Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашкан чара 32 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде.

«Хокукый культура дәресләре» циклы кысаларында Казан шәһәре Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Зареченский» 3 нче полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы С. П. Данилова белән берлектә балигъ булмаганнар өчен төркемле дәрес үткәрделәр. 

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге бүлегендә арт-терапия һәм иҗади дәресләр уздырылды.

9 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Шатлык, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме» дигән музыкаль-күңел ачу чарасы узды. Аның максатлары: бәйрәм кәефе булдыру, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, социаль хезмәтләр алучыларның үз-үзләрен күрсәтүгә ихтыяҗларын канәгатьләндерү.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Барлык эш эзләүчеләрне яки эш алыштырырга теләүче гражданнарны Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ составына керүче предприятиеләр катнашында эш бирүче көненә чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International