Патриотик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Аҗаган» хәрби-патриотик уены узды. Чараны тәрбияче З. Т. Камалов оештырды.
Ике командага бүленеп, балалар төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Катнашучыларга барыннан да бигрәк винтовкадан ату, «граната» ыргыту, «сугыш кирәк-яраклары» җыю һәм ташу ошады.
Уенда 18 бала, шул исәптән 2 кыз катнашты. Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.