«Исток-Башлангыч» үзәге белгече балалар рәсемнәре конкурсы оештырды

2021 елның 9 марты, сишәмбе

5 март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина рәсем конкурсы үткәрде.

Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты. Конкурс хатын-кызларга карата рәхмәт һәм хөрмәт хисен тәрбияләүгә, балаларның Халыкара хатын-кызлар көне, аның тарихы һәм традицияләре турында күзаллауларын формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Яшь рәссамнар үз рәсемнәрендә әниләренә карата мәхәббәт белдерделәр, вакытны ничек уздырулары турында сөйләделәр. Балалар эшләреннән тематик күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International