9 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Шатлык, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме» дигән музыкаль-күңел ачу чарасы узды. Аның максатлары: бәйрәм кәефе булдыру, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, социаль хезмәтләр алучыларның үз-үзләрен күрсәтүгә ихтыяҗларын канәгатьләндерү.
Бәйрәм чарасы барышында хатын-кызларга, кайгыртучан әниләргә, әбиләргә рәхмәт сүзләре, теләкләр, җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Социаль хезмәтләр алучы Валентина Десятинова катнашучыларга интерактив музыкаль уеннар тәкъдим итте, ә «Бию ритмында» түгәрәгендә катнашучылар тамашачыларны бию номерлары белән сөендерделәр. Реабилитант Валентина Русинова үзе язган дулкынландыргыч шигырьләре белән уртаклашты.
Чарада 25 кеше катнашты. Бәйрәм барысына да язгы кәеф бүләк итте.