«Салават күпере» үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен дәрес уздырдылар

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге бүлегендә арт-терапия һәм иҗади дәресләр уздырылды.

Психолог Галина Артеполихина катнашучылар белән үз-үзеңне торгызу, тормышка карашларны оптимальләштерү ысуллары турында фикер алышты һәм «Хыял» коллажы ясарга тәкъдим итте.

Чараның икенче өлешендә социаль педагог Людмила Голубева катнашучыларга кеше тормышында шырпыларның уңай һәм тискәре роле турында сөйләде. Чарада катнашучылар бер-берсе белән алга таба бу материал белән эшләү идеяләре белән уртаклаштылар, ә аннан соң шырпыдан төрле эшләнмәләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International