Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге эш бирүче көненә чакыра

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Барлык эш эзләүчеләрне яки эш алыштырырга теләүче гражданнарны Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ составына керүче предприятиеләр катнашында эш бирүче көненә чакыра.

Чара 12 мартта видео-конференц-элемтә режимында узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Бу көнне вакансияләрне «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «Ак Барс Металл» ҖЧҖ (Яр Чаллы ш.), «Б. Е. Бутома исемендәге суднолар төзү заводы» АҖ (Керчь ш.) тәкъдим итәчәкләр.

Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International