Түбән Кама волонтерлары тыл хезмәтчәннәре өчен открыткалар ясадылар

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. «Игелек буыны» отрядының өч волонтеры катнашында чара 12 нче социаль участокта узды.

Мастер-класс башында социаль педагог балаларга кемне тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары дип атаулары турында сөйләде. Катнашучылар бергә ветераннар өлешенә туры килгән авыр сынаулар турында да сөйләштеләр. Открыткаларның нәкъ менә шушы кешеләр өчен эшләнәчәген белгәч, яшьләр рәхәтләнеп эшкә кереште. Иҗади процесс барышында балалар үзләренең әби-бабайларыннан ишеткән Бөек Ватан сугышы турындагы хикәяләре белән уртаклаштылар.

Чын күңелдән ясалган бүләкләр киләчәктә тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International