Социаль тармак белгечләре балигъ булмаганнарга үзбилгеләнештә ярдәм итәләр

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарга һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Уңышка юл» дәресләр циклы кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «LA FAMIGLIA» рестораны шеф-пешекчесе А. А. Лаптев белән бергә кулинар мастер-класс оештырдылар. Чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Чарада балалар пешекче һөнәре турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр, туңдырма әзерләүдә катнаштылар. Пешекче һөнәре балаларда зур кызыксыну уятты. Бигрәк тә аларны туңдырма әзерләү ысулы сокландырды. А. А. Лаптев Италиянең Лукка шәһәрендә, ике Мишлен йолдыз иясе Жан-Лук Пардининда укыганы турында сөйләде. Мастер-класс вакытында һәр бала үзен пешекче итеп тойды, югары профессионал – Татарстан Республикасы Шеф-пешекчеләр гильдиясе идарәсе советы әгъзасы белән бергә аш-су әзерләү мөмкинлеге алды.

Чара һөнәри юнәлеш формалаштыруга һәм балигъ булмаганнарның иҗади үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International