Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хокукый культура дәресләре үткәрәләр

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

«Хокукый культура дәресләре» циклы кысаларында Казан шәһәре Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Зареченский» 3 нче полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы С. П. Данилова белән берлектә балигъ булмаганнар өчен төркемле дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – яшүсмерләрне хокукый яктан агарту.

Дәрестә балигъ булмаган балалар «закон», «хокук», «җаваплылык» төшенчәләре турында фикер алыштылар, аларның кайда язылуларын, нинди җаваплылык төрләре булуын белделәр, көндәлек тормышта үз хокукларыбызны, бурычларыбызны кайда тормышка ашыруыбызны һәм нәрсә өчен җаваплылык тотуыбызны белделәр. Шулай ук яшүсмерләр «Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән эшлекле уенда катнаштылар, анда берничә тормыш ситуациясен карадылар. Чара «Хокук белгечләре» викторинасы белән тәмамланды.

Дәрес җаваплы карар кабул итү, катлаулы хәлләргә критик анализ ясау күнекмәләрен формалаштыруга, шулай ук үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International