ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырган арт-терапия буенча онлайн-дәрестә катнаштылар. Ул «Минем тылсымлы илемә ишек» дип атала иде.

10 март көнне Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Чараның максаты – гражданнарга туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү.

9 нчы март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсез саналучы 10 кеше укуга кереште. «Квалификацияне үстерү региональ агентлыгы» АКБОның Яшел Үзән филиалы базасында алар «ЭВиВМ операторы» программасын үзләштерәчәкләр.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ватанны саклаучы хатын-кызлар» дигән киносеанс узды.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8 нче мартта Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм концерты булып узды. Әлеге чара кызларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, әниләргә һәм әбиләргә рәхмәт хисләре тәрбияләүгә, балаларның иҗади һәм актерлык сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен төрле ял чаралары уздыралар.

10 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Чәчәк композициясе» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ торышын яхшырту иде.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Талисман» иреклеләр отряды һәм «11 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Людмила Маликова хатын-кыз ветераннар янына бардылар.

9 март көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, педагог Юлия Мельникова җитәкчелегендәге «Кызыклы эшләр республикасы» иреклеләр отряды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет һәм Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсеше координация үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина белән берлектә, балалар өчен «Май чабу киңлеге» дигән күңел ачу-уен ялы оештырдылар.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларны юбилейлары белән котлыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International