Балигъ булмаган казанлылар телләрнең күптөрлелеге турында сөйләштеләр

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы кысаларында Казанның Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Әгәр кешеләр дус булса, телләр дә дус» дигән төркемле дәрес оештырдылар. Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашкан чара 32 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде.

Дәрестә балигъ булмаганнар телләрнең күптөрлелеге турында белделәр, республикада Татарстан халыклары ассамблеясы барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар тематик табышмаклар чиштеләр, мәкальләр конкурсында, «Телләр байлыгы» уен-викторинасында катнаштылар.

Үткәрелгән чараның максатлары туган телгә һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү, республикада яшәүче барлык милләтләрнең мәдәниятенә сакчыл караш тәрбияләү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International