Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен бүләк – видеоязма әзерләделәр. Анда учреждение хезмәткәрләренең балалары татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыйлар.
Хезмәт алучылар Тукай районы Биклән авылында яшәүче Рәзинә Сәетгәрәеваның шигырен тыңладылар. Аны 4 нче сыйныф укучысы Дамир Сәлахиев укыды.
Мондый чаралар өлкәннәр һәм инвалидларның күзаллауларын киңәйтә, якташларының иҗаты белән таныштыра, шулай ук көнкүреш һәм гадәти проблемалардан арынырга мөмкинлек бирә.