Республиканың күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү теркәлә

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 568 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 136 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 10 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 2 916, 643, 674, 217 һәм 282 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Менделеевск шәһәрендә эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә (+1).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International